“Ак Барс Мед” иминият компаниясе күп төрле игелекле хезмәтләр күрсәтә

2016 елның 30 гыйнвары, шимбә
“Ак Барс Мед” иминият компаниясенең район филиалы халыкка медицина полислары бирүдән тыш та күп төрле игелекле хезмәтләр күрсәтә.
Берничә ел инде алар авыл кешеләре теләге буенча республиканың дәрәҗәле клиникаларыннан әйдәүче белгечләрне авылларга чакыралар. Мондый бригада узган ел 5 авыл җирлегендә халыкны кабул иткәннәр һәм 200 дән артык кешенең сәламәтлеген тикшергәннәр. Быел 20 февральдә Трой Урай авылына киләләр. Моннан тыш алар республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешенеп район кешеләрен чиратсыз республика клиник хастаханәләренә билгеле бер табибка чиратсыз тикшеренүгә дә җибәрәләр. Тик бу хакта алдан 2-12-28 телефоны буенча  килешенергә кирәк
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International