Балык Бистәсе районында таныклыксыз шофер авария ясады

2016 елның 30 гыйнвары, шимбә

Гыйнвар аенда район территориясендә 4 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 1 кеше һәлак булды, 5 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар.

21 гыйнвар көнне 16.10 сәгатьтә Казан-Оренбург юлының 79 чакрымында ГАЗ-4732 автомобилен йөртүче беренче мәгълүматлар буенча һава шартларын (кар,буран) исәпкә алмый, куркынычсыз тизлекне сакламый. Нәтиҗәдә руль идарәсен югалтып каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм «Пежо Боксер» автомобиле белән бәрелешә. “Пежо» йөртүче алган травмаларыннан авария урынында һәлак була, аның пассажиры җәрәхәтләр белән больницага китерелә.

ГАЗ-4732 шоферы 3 декабрьдә генә юл-транспорт һәлакәте булган урынны калдырып киткәне өчен бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән була.

Илгиз Замалеев язып алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International