Күгәрчен авылында “М7” җәмгыяте генераль директоры Ленар Гаянов, “Агрохимсервис” җәмгыяте генераль директоры Айрат Сафин призларына 1998 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында татарча көрәш буенча ярышлар булып узды.
Бәйгене оештыруда шушы авыл егете Мансур Хашимов, Күгәрчен мәктәбе коллективы һәм район балалар сәламәтләндерү үзәге вәкилләре башлап йөрделәр.
Анда 6 команда, барлыгы 77 яшь көрәшче көч сынашты. Күгәрчен мәктәбеннән Инсаф Гатауллин (26 кг. кадәр), Инсаф Закиров (30кг.), Фаил Гарифуллин (55 кг.), Инсаф Багавиев (60 кг.), Алмаз Хәмәтханов (65 кг.), Фәнис Хисмәтов (70кг.), Котлы Бөкәштән Данил Малов (35 кг.), Рәзил Хәсәншин (45 кг.), Яңа Арыштан Дилюс Гилмуханов (75кг.) үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар.
Командалар арасында Күгәрчен командасы (тренер Гамил Шәмсевәлиев) беренче урынны яулады. ДЮСШ (Рафыйк Мөхәммәтшин, Инсаф Мөхәммәтҗанов), Күки (Марсель Дияров) командалары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.
Ярышларны оештыруда приз хуҗалары Ленар Гаянов, Айрат Сафин һәм шәхси эшмәкәр Илүзә Сафина матди ярдәм күрсәттеләр.