Көн таләбенә ярашып

2016 елның 30 гыйнвары, шимбә

Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүче фермерларыбызның табышлырак культура игүгә күчүе гадәти хәлгә әйләнә бара.

Бу уңайдан Крәшен Казысы авылында эшләүче фермер Фәрит Галәветдиновның даими эзләнүләрдә булуы күпләргә үрнәк гамәл. Узган ел ул яшелчә һәм көнбагыш үстереп байтак кына табыш алуга иреште. Бу ел башында исә фермер 30 баш яшь терлекләр алып үстерә башлаган. Әлегә сер итеп саклаган олы максатлары да бар икән. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International