Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Ленинград блокадасын өзүгә 72 ел тулу уңаеннан котлау

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Шәһәрне 900 көнлек яклау - ул кыюлык һәм батырлык турында легендар повесть, һәм мәңгегә калачак хәтер.
         Балык Бистәсе районында Бөек Ватан сугышының Ленинград блокадасында  катнашкан өч ветеран яши: Т.Чаллы авылында - Вафин Шәрип Вафа улы, Куки авылында - Мусин Гайнетдин Хуснутдин улы һәм Олы Елга авылында - Шайхутдинова Минниса Киям кызы. Аларны кырыс атышлар да,артиллерия утлары да сындыра алмаган.

       Ленинград блокадасын өзүгә 72 ел тулу уңаеннан Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы рәисе исеменнән ветераннарны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы  котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

         Исәннәр алдында без башыбызны иябез, ә үлгәннәр безнең мәңгегә хәтердә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International