“Кама йолдызчыклары” санаторийда күңелле ял итеп кайтканнар

2016 елның 23 гыйнвары, шимбә

Татарстан Президенты ярдәме белән иҗади смена Яшел Үзән санаториясенә 13 районнан 200 дән артык яшь артисларны үзенә җыйган.

Атна дәвамында балалар күңелле ял иткән, мастер-классларга йөргән, тренингларда катнашкан, хореография һәм  актерлык осталыгына өйрәнгән. Дәресләрне Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, җыр һәм бию госансамбле балетмейстеры Раилә Гарипова, «Дорога из города»   бию театры җитәкчесе Лилия Багаутдинова һәм башка танылган артистлар алып барган. “Кама йолдызчыклары” хореограф коллектив конкурсларда, спорт ярышларында, концертларда актив катнашкан.

Әлфинур Шәвәлиева.

Автор фотолары.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International