Балык Бистәсе район мәдәният йортында иске Яңа ел уздырганнар

2016 елның 23 гыйнвары, шимбә

Район мәдәният йортында өлкәннәр белән иске Яңа елны билгеләп үтү гадәткә керде.

Быел да “Еллар безгә куркыныч түгел” клубы белән берлектә “Яңа ел сезнең өчен” исемле бәйрәм оештырдылар.

Чараны мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова ачып җибәрде. Килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, аларга саулык-сәламәтлек теләде. Узган елны зур уңышларга ирешкән  Людмила Смолина җитәкчелегендәге «Калинушка» ветераннар ансамблен һәм Фирдания Бәдретдинова җитәкчелегендәге “Өмет” фольклор   ансамблен атап үтте ул.

Кичәгә килгән өлкәннәребез “По-щучьему велению” әкиятен сәхнәләштерде. Төрле уеннарда, конкурсларда да актив катнаштылар . Бәйрәмнән барысы да күтәренке кәеф белән таралышты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International