Анатыш авылында халык җыены булды

2016 елның 23 гыйнвары, шимбә

Бүген районыбызның Анатыш авылында халык җыены булды.

Анда авыл җирлеге башлыгы Камил Замалеев тарафыннан үткән елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Халык җыенында муниципаль район башлыгы Илһам Валеев, прокуратура, пенсия фонды, халыкны социаль яклау бүлеге, җир һәм милек палатасы, эчке эшләр бүлеге һ.б. район оешмаларының вәкилләре катнаштылар һәм күп санлы сорауларга аңлатмалар бирделәр. Быелгы җыенда, соңгы еллар белән чагыштырганда, җирле халыкның актив катнашуы күзгә ташланды. Бу җыен турында тулырак язма газетабызның алдагы санында тәкъдим ителер.

Нияз Шәйдуллин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International