Балык Бистәсе районында “Малайлар туа”

2016 елның 16 гыйнвары, шимбә

2016 елның беренче көннәреннән алып районыбызның бала тудыру йортын ир-егетләр “баса” башлый. Ягъни, бер-бер артлы әти-әниләрен сөендереп малайлар доньяга аваз салалар. Бүгенге көндә районыбызда 6 малай һәм 4 кыз туа.

         Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан районыбызның “яңа” кешеләренә тәүге дәүләт документы – туу турында таныклык тапшырылды. Бәхетле сабыйларга әти-әниләре Раяз, Эмиль, Надир, Раян кебек матур исемнәр куштылар.

         Сабыйларның гомерләре озын, сау-сәламәт, гаиләләре бәхетле булсын дигән теләктә калабыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International