Балык Бистәсендә кышкы каникуларда балалар хоккей турнирында катнаштылар

2016 елның 16 гыйнвары, шимбә

Кышкы каникул көннәрендә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылар өчен төрле спорт ярышлары уздырды.

Котлы Бөкәштә тренер-укытучы Булат Каюмов призларына 2002 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында традицион хоккей турниры үткәрелде. Ярышта алты мәктәп командасы катнашты. Тренер Әнәс Пулатов җитәкчелегендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы беренче урынны яулады. Күгәрчен командасы-икенче, котлыбөкәшлеләр өченче урынны алдылар.

Илһам Шәйхетдинов (Котлы Бөкәш)- иң яхшы капкачы, Дәниф Хәйруллин (Ямаш)- иң яхшы сакчы, Айнур Шәрипов (Күгәрчен)- иң яхшы һөҗүмче, Әмир Йосыпов- иң яхшы бомбардир, Иван Денисов иң яхшы уенчы булып танылдылар. Әмир Баһавиев (Ямаш), Илһам Шәйхетдинов турнирның иң яшь уенчылары буларак билгеләп үтелделәр.

Илгиз Җамалиев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International