Балык Бистәсендә 5 малай туды, 5 пар теркәлде дә инде

2016 елның 16 гыйнвары, шимбә

Районыбызда беренче парлар 2 январь көнне рәсми рәвештә яңа гаилә корып җибәрделәр. Бүгенге көнгә тагын 4 яңа гаилә теркәлде.

2015 елда 130 пар теркәлгән булган. Ә бу ел башыннан районыбызда биш малай тууын хәбәр иткән идек инде. Инде менә беренче" егетнең" исеме дә мәгьлум булды. Аңа Раян дип исем кушканнар. Узган ел кызлар арасында Сафина, Самира, Айгөл, Адилә исемнәре өстенлек иткән булса, малайларга күбрәк Радель, Рамил, Айнур, Алмаз кебек исемнәрне кушканнар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International