Балык Бистәсе егетләрен җырлары җиңү яулылар

2016 елның 9 гыйнвары, шимбә
Республикакүләм җыр конкурсларының аерата колачлыларына йомгаклар мәгьлүм булды. Җиңүчеләр арасында безнең Бистә егетләребезнең дә булуы, куанычлы хәл билгеле.
Якташ композиторыбыз Габдеразак Мингалиевның җырлары белән“ Алтын Барс” продюсерлык үзәге оештырган җыр конкурсларында  берничә тапкыр җиңеп чыкты. Ул быел исә, “Болгар” милли музыкаль премиясендә ике җыры белән җиңү яулады. Тагын шунысы куанычлы, аның җыры якташыбыз, яшь талант Алмаз  Сафин башкаруында яңгырады. Шагыйрь Вазыйх Фатыйховка да ике җыры зур җиңүләр алып килде.” Яныңа агылам” җыры-“ Алтын Барс”ка лаек булса, “ Бәхеттән аерма Ходаем” җыры I дәрәҗә“ Болгар” милли музыкаль премиясен үзенеке итте. Аңа бу премия Мәскәүнең Кремль концертлар залында тапшырылачак.
 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International