Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Акчарлак" социаль приютында татар эстрадасы йолдызлары катнашында Яңа ел тамашасы оештырылды

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

2015елның 25 декабрендә Яңа ел бәйрәме алдыннан Югары Тегермәнлек авылындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Акчарлак" социаль приютына татар эстрадасы йолдызлары кунакка килде. Бәйрәмдә  күңелле яңа ел җырлары яңгырады, тәрбияләнүчеләр шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм азагында Кыш Бабай һәм кар кызы һәр катнашучыга татлы бүләкләр тапшырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International