Шартлатмагыз, кыйммәткә төшүе бар

2015 елның 26 декабре, шимбә

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, 2015 елның 15 декабреннән, Татарстан Республикасы территориясендә Министрлар кабинеты карары белән аерым янгынга каршы режим кертелде. Ул 2016 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Бу чорда промышленность предприятиеләре, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплексы объектларына 500 метр чикләрдә пиротехника (бенгаль утлары, хлопушкалардан тыш) куллану тыела. Моннан тыш торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп тыела торган объектлар, автомобиль юлларыннан 50 метр чикләрдә дә пиротехника шартлатырга ярамый.

Бу кагыйдәләрне үтәмәгән гражданнарга 2 дән 4 мең сумга кадәр; урындагы кешеләргә 15 тән 30 мең сумга кадәр; юридик затларга 400 дән 500 мең сумга кадәр штраф яный.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International