Балык Бистәсе районы авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү белән көн күрә

2015 елның 26 декабре, шимбә

Ел тәмамланганда үтеп бара торганына йомгак ясау гадәте яши. Шул нияттән район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге башлыгы Дилюс Гатиятовны тыңлап, икътисадый үсеш максатларында кылган кайбер гамәлләребезне барлап алыйк әле:

-Быел без әһәмиятле икътисадый күрсәткечләренең үсешенә ирешә алуыбыз белән  сөенәбез. Шулай итеп бу елның унбер аенда үз җирлегебездә җитештерелгән продукция һәм хезмәт күрсәтү күләменең гомуми суммасы 1 миллиард 790 миллион сум тәшкил итте. Бу узган елдагыдан 39 процентка артык. Унбер ай йомгаклары буеча районыбызда 943 миллион 297 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукцияләре реализацияләнде. Кайберәүләр бу елны уңышсыз килде дип дәлилләргә тырышсалар да, фактлар киресен раслый. Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай җыемы быел узган елдагыдан 36 процентка күбрәк булды. Эшләребез киләчәктә дә шундый темплар белән барса, без 2020 елда авыл хуҗалыгы продуктларын реализацияләүдән акчалата җыемны  3 миллиард 140 миллион сумга җиткерергә планлаштырабыз. Моның өчен ышанычлы нигезебез бар. Районыбызның эре хуҗалыклары белән бергә фермерларыбыз да бүген товар җитештерү күләмен арттыруга баралар. Берүк вакытта авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары күтәрелүе күзәтелә.

Районыбыз башлыча авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү белән көн күрә. Бу ел башыннан барлыгы 2126 тонна ит җитештерелде. Монда кыска гына вакыт эчендә үзләрен фәкать уңай яктан гына күрсәтергә өлгергән “Кулон-Агро”, “Агрокам”,”Балык Бистәсе ВЗП”, “Солтан-Агро”, “Логос”хуҗалыклары, “Русский Мрамор” предприятиесе, “Агрохимсервис” җәмгыяте эшчәннәренең хезмәт нәтиҗәсе күләмле.

Күгәрчен авылы янәшәсендәге соңгы заман таләпләре югарылыгында эшләнгән заводта бу ел башыннан барлыгы 5600 баш мөгезле эре терлек эшкәртелде һәм шул нигездә 424 миллион сумлык ит Рәсәйнең Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шундый эре шәһәр кибетләренә озатылды. Бу заводта бүгенгесе көнне 80 кеше эшли. Алар аена уртача 25 әр мең сум хезмәт хакы алалар. Киләсе елда биредә ун мең баш терлек эшкәртелер дип  көтелә. 

Сөйләгәннәрне Идрис Аметов язып алды.

Автор фотосы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International