Рәссәй Конституциясе көне уңаеннан район балалар иҗат үзәгендә тантаналы төстә паспорт тапшыру чарасы булды.
Аны яшләр эше, граҗданлык хәлен теркәү бүлекләре һәм миграция слуҗбасы оештырды. Бу истәлекле чарада республика “Патриот” хәрби- патриотик үзәкнең директор урынбасары вазыйфаларын башкаручы Шакирҗан Абдулсалямов һәм шушы оешма белгече Радмир Гарипов катнаштылар.
Истәлекле бу бәйрәм тантанасында Район миграция слуҗбасы җитәкчесе Әлфия Әлмөхаммәтова чыгышы аеруча эчтәлекле һәм дулкынландыргыч булды. "Бүгенге истәлекле көнне сез барыгыз да тулы вакәләтле Рәссәй Граҗданнары булдыгыз. Бу олы исемгә тап төшермичә яшәвегезне телим", - дип ул республика кунаклары белән бергә районыбызның төрле төбәкләреннән җыелган 16 егет һәм кызга мөһим документ белән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Идрис Аметов.
Автор фотолары.