2015 елның 21 декабрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Акчарлак" социаль приютында Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кунак булдылар . Приютта тәрбияләнүчеләр кунакларга үзләре әзерләгән чыгышларын күрсәттеләр. Очрашу җылы дустанә шартларда үтте, аның барышында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балаларны киләчәк яңа ел бәйрәме белән котладылар һәм бүләкләрне тапшырдылар.