Күптән түгел район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Балык бистәсе “Агрохимсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең автомашиналарына техник карау үткәрделәр.
В.Родионов
Районыбызда иң эреләрдән саналган оешманың территориясе куәтле “КамАЗ”лар һәм махсус автомашиналар белән тулган иде. Биредә барлыгы 28 “КамАЗ”, 2 төягеч, 8 трактор исәпләнә. Алар районда гаять зур күләмдә эш башкаралар.
Быел, мәсәлән, прицеплы 8 “КамАЗ” район хуҗалыклары кырларына Яншык карьерыннан известь ташыячаклар. Ә махсус җиһазландырылган 5 машина аны ачы туфраклы кырларга тарату белән шөгыльләнәчәк. Бу мөһим эш 6 мең гектар мәйданда башкарылачак. Агрохимиклар шулай ук авыл юлларына вак таш ташыячаклар, “Каздорстрой” юлчыларын вак таш һәм ком белән тәэмин итәчәкләр. Болардан тыш “Агрохимсервис” хуҗалыкларга минераль ашламалар ташуны дәвам итә. Бу оешманыңүз ярдәмче хуҗалыгы да бар бит әле. Ул да уңышлы гына эшләп килә. Хуҗалык карамагында 2 мең гектар җир, 350 баш мөгезле эре терлек һәм 250 баш дуңгыз бар.
–Без язгы-җәйге сезонга тулысынча әзер,–ди оешма директоры А.Сафин. –Коллективыбыз, нигездә, үз эшен яхшы белүче, тәҗрибәле хезмәткәрләрдән тора. Күбесенең 20 елга якын эш тәҗрибәләре бар. Эш күләме дәҗитәрлек. Бары тик тырышлык кына кирәк. Инициатива күрсәтеп эшләгәндә, кризис та куркыныч түгел.
Бу көнне агрохимиклар техник карауны уңышлы үттеләр.
Ветераннарга бүләк
Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләп зур тантаналар үткәрелә. Шушы көннәрдә генә аларга республикабыз хөкүмәте бүләкләрен тапшыру чарасы да бәйрәм төсендәүтте.
В.Родионов
Мондый тантаналар авыл җирлеге башлыклары, киңҗәмәгатьчелек һәм район җитәкчеләре катнашында уза. Чәршәмбе көнне муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов та мондый мактаулы миссиядәөч авыл җирлегендә катнашты.
Анатыш авылы Мәдәният йортында олы җанлылык. Залда авылныңөлкән яшьтәге иң хөрмәтле, абруйлы, үз гомерләрендә күпне күргән ветераннары утырышкан. Анда иң элек муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов Бөек Җиңү көнен якынайтуда куйган хезмәтләре өчен ветераннарга рәхмәт әйтеп, тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады.
–Сез үзегезнеңҗиңел булмаган тормыш юлыгызда зур хөрмәт казанырлык һәм күпләрне сокландырырлык хезмәт куйдыгыз. Барыгыз да Бөек Җиңү көнен якынайту өчен уртак максат белән тырыштыгыз. Киләчәк буын вәкилләре боларның барысы өчен сезгә бурычлы. Ә бу бәйрәм алды күчтәнәчләрен куйган намуслы хезмәтегез өчен бездән рәхмәт йөзеннән кабул итегез.
Бу көнне Яңа Салаавылы клубы да халык белән тулы иде. Ватанны сакларга киткән ир-егетләр урынына әби-әниләре янәшәсендә балалар да шактый күп хезмәт куйганнар. Бүген аларныңһәркайсы олы яшьтә. Шулай да әле күпләрнең йөзеннән нур бөркелеп тора. Ирле-хатынлы Исламия апа белән Әгъзәмулла абый Шәфигуллиннар икесе дә хуҗалыкта хезмәт куйганнар. Үгез, сыер җигеп җир эшкәрткәннәр, тубал белән чәчү чәчкәннәр. Бүген аларның яшьлек чорларында күргән михнәтләрен күз алдына да китерерлек түгел. Үзләре дәәнә: «Дөньялар гына тыныч, имин булсын, без кичергәннәрне Ходай оныкларыбызга күрсәтмәсен»,– диләр.
Бу көнне Яңа Сала авылы клубына күрше Яңавыл, Чаллы авылларыннан 67 ветеран килгән иде. Аларга тантаналы төстә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин һәм Биектау авыл җирлеге җитәкчеләре Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан әзерләнгән азык-төлек пакетларын тапшырдылар.
Биектауавылы Мәдәният йортында да бу чара бәйрәмчә күңелле үтте. Иң элек залда утыручы хөрмәтле ветераннар өчен авыл яшьләре һәм мәктәп укучылары тарафыннан зур концерт тамашасы тәкъдим ителде. Шуннан соң берәм-берәм ветераннарны сәхнәгә чакырдылар.
Тыл хезмәткәре Хәсән ага Галимов та 12 яшеннән колхоз эшенә алынган. Сыерын да җиккән, терлекләр дә караган. Бераз үсә төшкәч ул механизатор һөнәре үзләштереп кыр эшләрендә катнашкан. 38 ел гомерен комбайн штурвалы артында үткәргән.
Ә Биектау авылыннан гына 350 кеше сугышка киткәннәр. Һәм аларның нибары 120 се генә туган авылларына әйләнеп кайткан. Тик ни кызганыч, бүгенгесе көнне аларның саны дүрткә генә калган. Күбесе инде өйләреннән дә чыгып йөри алмыйлар.