Корноухово авылында урнашкан картлар йортында төрле чаралар узды

2015 елның 4 декабре, җомга

   Һәр  елны  декабрь башында традицион рәвештә инвалидлар ункөнлеге уза. Шушы декада кысаларында Корноухово авылында урнашкан картлар йортында  да төрле чаралар  үткәрелде.

   2015 елның  1 һәм 2 декабрь көннәрендә Корноухово авылның урта гомуми белем бирү мәктәбенең  укучылары картлар йортында яшәүчеләр белән очраштылар. Балалар өлкәннәр өчен табышмаклар әзерләделәр, шулай ук чарада катнашучылар арасында викторина, шахмат-шашка турниры узды.

   Чара ахырында штп Балык Бистәсендә торучы Шәрәфетдинов  Рәфыйк Салахутдин улы картлар йортына истәлекле бүләк – телевизор тапшырды. Килгән кунаклар белән очрашу олыларда куңелле мизгелләр уеп калдырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International