Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең “Без бергә” дигән иҗат фестивале

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Һәр  елны  декабрь башында традицион рәвештә инвалидлар ункөнлеге уза. Ул халыкара инвалидлар көненә бәйле һәм 1993 елның 3 декабрендә чыккан БМО карары нигезендә билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу вакытта социаль хезмәткәрләр кешеләргә тагын да кубрәк игътибар бирергә тырыша. Алдан расланган план нигезендә 1 декабрьдә район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең “Без бергә” дигән иҗат фестивале үткәрелде. Инвалидлар кул эшләре белән декоратив-гамәли күргәзмә оештырды, шулай ук шашка буенча ярыш уздырылды. Чара дустанә мөнәсәбәттә чәй өстәле артында тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International