2015 елның 29 ноябрендә Котлы Бөкәш авылында яшәүче тыл ветераны Закирова Минкамал Габделхалик кызы 90-яшьлек юбилеен каршы алды. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы рәисе исеменнән хөрмәтле юбилярны олы бәйрәме белән район башлык урынбасары Илнур Гәлим улы Ибраһимов һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Кәмил кызы Вафина котладылар.