Балык Бистәсе районы Яңа Арыш китапханәсендә «Табышмаклар кичәсе» бәйрәме үткәрелгән

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Яңа Арыш китапханәсендә «Табышмаклар кичәсе» бәйрәме үткәрелгән. 

Әлеге күңелле, мавыктыргыч чарада катнашучылар арасында   җиңүчеләр дә билгеләнгән. Кече яшьтәге укучылардан 20 балл белән Дәлия Садыйкова, урта яшьтәге укучылар арасында 22 балл белән Зилә Мусина призлы урыннар яулаган.

Каникулларны да бушка уздырмаган укучылар. Ялның бер көне китапханәдә мультфильмнар карауга багышланган. Укучылар аеруча «Гадкий Я», «Снежная королева» мультфильмнарын яратып караганнар. “Ә бер көнебезне   рәсем сәнгатенә багышладык. Уңышлы үтте. Китаплар уку, әдәби әсәрләр белән танышу көне дә булды. Укучылар бик канәгать калды,”–диде китапханәче Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International