Балык Бистәсе районында экстремизм һәм терроризмны булдырмау буенча зур киңәшмә үздырылды

2015 елның 21 ноябре, шимбә
Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев рәислегендә авыл җирлекләре, хокук саклау органнары һәм дин әһелләре катнашында зур киңәшмә үтте. 
Югары трибунадан чыгыш ясаган район прокуроры Руслан Шакирҗанов, полиция бүлеге җаваплы хезмәткәре Фәрит Садриев һәм төрле конфессия вәкилләре бер авыздан диярлек соңгы вакытларда дөньякүләм вакыйгаларга зур борчылуларын белдерделәр.
 
Алар районыбыз җирлегендәге җәмәгать учреждениеләрендә, мәдәният йортларында, мәгариф бүлегенә караган уку йортларында сакчыллык чараларын көчәйтү, районыбызда экстремизм һәм терроризмны булдырмау буенча үз фикерләре, тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Алар үз чыгышларында районыбыз җирлегендә иминлек тәэмин итү юнәлешендә башкарасы чаралар, хәл итәсе мәсьәләләр турында фикерләштеләр. Чиркәү, мәчетләр һәм якшәмбе мәктәпләренең эшчәнлеген яхшырту, дини тәрбияне тагын да активлаштырырга кирәклеге хакында сөйләштеләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International