Муниципаль район башлыгы карары белән оешма- предприятиеләрдә хезмәтне саклау буенча координация советының күчмә утырышлары үткәрелә башлады.
Шушы көннәрдә генә аның район электр челтәрендә үткәрелүенең үз сәбәпләре бар. Чөнки биредә хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Предприятиенең баш инженеры Госман Галләмов та боларның барысы хакында бәйнә-бәйнә сөйләде. Ул һәр көнне эш сәгате башыннан барлык подразделение хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрү тәртибе белән таныштырды. Мондый әһәмиятле чараларның тиешле югарылыкта үкәрелүе нәтиҗәсендә соңгы елларда производствода имгәнү, хәвеф-хәтәр, биртелү очракларының кабатланмавына ирешкәннәр.
Тулырак язманы газетабызның киләсе саннардан укый аласыз.
Идрис Аметов.