Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистиясе Балык Бистәсен дә кагылды

2015 елның 21 ноябре, шимбә

Дәүләт гуманлылык күрсәтә

Билгеле булганча, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы быел “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистия игълан итү турында” карар кабул итте.

Бу амнистия буенча безнең районда алты ай эчендә уголовный–башкарма исәптә торучы 19 хөкем ителүче җәзадан азат ителделәр, шуларның 17 сенең хөкем ителгәнлеге (судимость) алынды. Шул рәвешле  дәүләт җинаять кылган граҗданнарга карата гуманлылык күрсәтте, тагын бер мәртәбә яңа тормыш башларга мөмкинлек бирде.

Бу граҗданнар яңа җинаятьләр кылмаслар, җәмгыяткә лаеклы булып яшәрләр дип ышанасы килә.

Александр Крайнов,

Уголовный-башкарма инспекция филиалы начальнигы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International