Балык Бистәсендә баскетбол элементлары белән эстафета ярышы үткәрде

2015 елның 21 ноябре, шимбә
Узган атнада  1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!» Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында һәм Марсель Мифтахов истәлегенә балаларны сәламәтләндерү, белем бирү үзәге тренеры Илназ Шакиров баскетбол элементлары белән эстафета ярышы үткәрде. 
Анда Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбе, гимназия, Югары, Түбән Тегермәнлек, Олы Елга мәктәпләре һәм Агротехник техникумы командалары катнашты. 
 
Беренче урынны Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбе командасы (тренер Владимир Фадейчев) алды. Икенче урынга Агротехник техникум командасы (тренер Татьяна Старикова) чыкты. Өченче урында Югары, Түбән Тегермәнлек мәктәбе спортчылары (тренерлар Рафис Минһаҗев, Азат Сибгатуллин) калды.
 
Марат Кәримов (Агротехник техникум)–«Иң җитез», Никита Столяров (Балык Бистәсенең 2нче мәктәбе)–«Иң тиз», Булат Габдриев (Югары Тегермәнлек мәктәбе) «Техник яктан иң оста»  номинацияләренә ия булдылар. Җиңүчеләргә Илназ Шакиров әзерләгән Мактау грамоталары, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International