Кыйммәткә төшкән ришвәт

2015 елның 21 ноябре, шимбә
“Казан-Оренбург” автомобиль юлында ЮХИДИ инспекторлары документларны тикшерү максатыннан “Дэу Нексия” автомобилен туктаталар. 
Тикшерү барышында автомобиль салонындагы өч  чит ил гражданинының Россия территориясендә тору режимын бозган булулары ачыклана. Алар билгеләнгән срок узуга карамастан Россия Федерациясеннән чыкмаганнар.
 
Машина йөртүче Г., Россия территориясендә тору режимын бозган өчен административ җаваплылыктан котылу максатыннан, арадашчы А., аша ЮХИДИ инспекторына 1500 сум күләмендә ришвәт тәкъдим итә.
 
Алар икесе дә үз гаепләрен тулысынча таныдылар. Шуны исәпкә алып, суд һәрберсен 25000 сум штрафка тартты.
 
Ранис Муксинов, 
Балык Бистәсе район прокуроры урынбасары.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International