Балык Бистәсе фольклор коллективлары әдәби-мәдәни “Этномириада” исемле конкурс-фестивальдә катнаштып кайттылар

2015 елның 21 ноябре, шимбә
Казан шәһәрендә халыкара традицион әдәби-мәдәни “Этномириада” исемле конкурс-фестиваль булып узды.
Монда Татарстан, Башкортстан, Мари-Эл, Чувашстан республикаларыннан, Монголия белән Кытайдан килгән коллективлар янәшәсендә безнең район вәкилләре дә  катнаштылар.
 
Вокаль башкаручы номинациясендә Алан Поляннан Степанида Большакова, Мария Мосина, Кызыл Йолдыздан Лариса Кибякова өченче дәрәҗәдәге дипломга ия булдылар. Кызыл Йолдыздан “Чулпы” (җитәкчесе Л.Кибякова) фольклор ансамбле–беренче, Ямаш авылыннан Исламия Сафина җитәкчелегендәге “Чишмә” балалар фольклор ансамбле  икенче дәрәҗәдәге Диплом алып кайттылар.
 
 

 

 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International