2015 елның 20 ноябрендә Балык-Бистәсенең социаль яклау бүлегендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пункты оештырылды.
Төп максатчан төркемнәр - ятим балалар, инвалид балалар тәрбияләүче һәм балаларны алып үстерүче гаиләләр булды. Аларның кызыксындырган сорауларга Балык Бистәсе муниципаль районының юхиди, Пенсия фонды, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, сәләмәтлек саклау бүлеге, нотариаль контора, адвокатлар коллегиясе, мәгариф бүлеге, опека hәм попечительлек бүлеге, эчке эшләр буенча бүлеге, прокуратура, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, суд приставлары, җинаять-башкарма инспекциясе вәкилләре җавап бирделәр. Очрашуда яшьләр эшләре һәм спорт буенча Министрлыгының юридик эшләр секторының әйдәп баручы консультанты Дияров Руслан Рөстәм улы катнашты.
Әти-әниләре борчылган һәм кызыксындырган сораулары: бала-инвалид булган гаиләгә торак мәйданы белән тәэмин итү; инвалид балаларга пособиеләр бирү; ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм ителгән балаларга өчен каралган гарантияләр; бала-инвалид булган гаиләгә өчен каралган гарантияләр; күп балалы гаиләләргә бирелә торган ташламалар; ивалид балаларга белем бирү; матди ярдәм күрсәтү; техник тернәкләндерү чараларын сатып алу хокукый ярдәм күрсәтү иде.