Кешелекнең килеп чыгуыннан бирле, ятимлек безнең тормышыбызда булган һәм ул цивилизациянең аерылгысыз бер элементы булып тора. Сугыш, төрле эпидемияләр, табигать бәла-казалары һәм башкалар күп кенә ата-аналарның һәлак булуына китерә, шуның нәтиҗәсендә балалар ятимлеккә дучар булалар.
Әле бу гына түгел, бездә “социаль ятимлек” дигән төшенчә дә яшәп килә. Кайбер әти-әниләр үз балаларына эчкечелек аркасында тиешле тәрбия бирә алмыйлар һәм ятимнәр саны тагын да арта. Гаилә – шәхеснең формалашуында төп рольне уйный, тәрбия институты булып тора. Төрле сәбәпләр аркасында ятим калган балаларны тәрбияләү һәм олы тормыш юлына аяк бастыру өчен иң зур профилактик чара – ул балаларны гаиләгә тәрбиягә алу.
Республикада ятимнәрне тәрбияләүчеләргә күрсәтелә торган булышлык:
Опекуннарга Россия Федерациясе бюджетыннан бер тапкыр бирелүче түләү 14497 сум 80тиен, ТР бюджетыннан айлык түләүләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен – 7116 сум 00тиен, мәктәп яшендәге балалар өчен – 8208 сум 00тиен.
Тәрбиягә алучы әти-әниләргә бер тапкыр бирелүче түләү 14497 сум 80 тиен;
мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен:
ТР бюджетыннан айлык түләүләр - 7116 сум 00 тиен;
ТР айлык ярдәм – 3000сум 00тиен;
мәктәп яшендәге балалар өчен:
ТР бюджетыннан айлык түләүләр - 8208 сум 00тиен;
ТР айлык ярдәм – 2982сум 50тиен, 50% өстәмә – педагог яки медицина белеме булган очракта;
ТР айлык ярдәм – 900сум 00тиен, билгеләнгән хезмәт хакыннан 30% өстәмә – 3 яшькә кадәрле балаларны тәрбияләүчеләр өчен, инвалид бала тәрбияләүчеләр өчен, рухи һәм физик яктан артта калган балаларны тәрбияләүчеләр өчен.