Балык Бистәсендә күп балалы гаиләләргә янгыннан саклану җайланмасы тапшырылды

2015 елның 14 ноябре, шимбә

Шушы көннәрдә районның МЧС һәм халыкны социаль яклау бүлекләре Балык Бистәсендә яшәүче күп балалы ике гаиләгә бүләк ясады.

Халитов һәм Филипов гаиләләренә ут сүндерү һәм янгын чыгуны белдерүче җайланмалар тапшырдылар алар. “Бу һәр гаилә өчен кирәкле җайланма. Бигрәк тә мондый гаиләләр өчен әһәмиятле”,-диде Андрей Мишин. Бу хәйрия акциясе коткаручылар көненә егерме биш, Татарстан МЧСның егерме еллык бәйрәме уңаеннан оештырылган.

 

 

 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International