Полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

2015 елның 14 ноябре, шимбә
Россия Эчке эшләр министрлыгының  Балык Бистәсе районы буенча бүлеге начальнигы Наил Мостафин бүлек коллективын, ветераннарны эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады. 
 
Тәбрикләү сүзендә: “Көндәлек фидакарь хезмәтегез, җинаятьчелеккә каршы көрәш эшенә тугырылыклылыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сез тормыш кыенлыкларына карамастан, шәхси вакытыгыз белән исәпләшмичә, кайвакыт тормышыгызны, сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп гражданнарның иминлеге өчен җиңел булмаган хезмәт алып барасыз. Киләчәктә дә алдыгызда торган бурычларны намус белән үтәрсез дип ышанам.
 
Бүген эчке эшләр органнары ветераннарына тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Сезнең фидакарьлелегез, тырышлыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз бүгенге хезмәткәрләребезгә үрнәк булып тора.
 
Барчагызга нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге телим. Йортларыгыздан тынычлык, бәхет китмәсен, кайгы-хәсрәт читләтеп үтсен. Һәркөнегез кабатланмас, якты, шатлыклы булсын”,–дигән сүзләр бар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International