Динебезне ныгытыр, бердәмлекне арттырыр

2015 елның 14 ноябре, шимбә

4 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булдыру турында”гы Указын имзалады. 

Тарих битләренә язылырлык бу вакыйганың Халыклар бердәмлеге көненә туры килүе тирән мәгънәгә ия. Бу изге хәбәрне безнең район мөселманнары да хуплап каршыладылар.

Шириаздан Гарипов, хажи:
«“Болгар ислам акдемиясе” фәнни-мәгариф һәм дини- мәгрифәтчелек үзәге буларак, традицион дини кыйммәтләребезне саклау һәм үстерүдә, динара, милләтара тынычлыкны, бердәмлекне ныгытуда зур урын тотачак әлбәттә. Ни кызганыч, алты дистә елга сузылган дәһри чорда илебездә дин бөтенләй укытылмады. Шуңа да югары дини галимнәребез юк дәрәҗәсендә. Дөрес бүгенге көндә Татарстанда Россия ислам институты, Казан ислам университеты, ”Мөхәммәдия” мәдрәсәсе эшләп килә. Әмма алар югары дини белем бирсәләрдә, чит илләрдәге дини уку йортларына тиңләшерлек түгел. Шуңа да яшьләр дини белем эстәү өчен чит илләргә барырга омтылалар. Ә анда, иманы тиешенчә нык булмаганнар безгә хас булмаган, ул гына да түгел радикаль дини агымнарга иярәләр. Ахыры ничек бетәсен безнең район вәкилләре мисалында да күзалларга мөмкин.
 
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
 
Илгиз Җамалиев әзерләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International