Шушы көннәрдә район мәдәният йортында Россиянең Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Россия Ватаным минем” исемле музыкаль шигъри концерт булып үтте.
Россия гимнын башкару белән башланып китте ул. Алып баручылар Гөлия Кадыйрова һәм Илшат Кәримуллин бу көннең барлыкка килү тарихын сөйләп үттеләр. Бәйрәм туган ил, туган як, табигатькә багышланган җыр, шигырь, биюләр белән үрелеп барды. Районда иҗат итүче шагыйрьләрнең җырларын башкардылар. Үзләрен дә сәхнәгә чакырдылар.
Язманың тулырак вариантын газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.