Ел башыннан районыбызда 112 пар гаилә корып җибәргән. Бу узган елдагыдан 10 парга артык.
Быел гаилә корган парларның иң яшенә–17, ә иң өлкәненә 77 яшь тулган. Тагын бер яңалык җиткерергә телибез. Бу елдан башлап район гаилә хәлен теркәү бүлеге ( ЗАГС) мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә урыннарда ялгызакларны барлап, аларга үз парларын табарга ярдәм күрсәтү эшен җанландырырга исәп итәләр.