Балык Бистәсе район башлыгы Илһам Валеев балыкбистәлеләрне Халык бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конститутциясе көннәре белән тәбрикләде

2015 елның 14 ноябре, шимбә

Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев балыкбистәлеләрне Халык бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конститутциясе көннәре белән тәбрикләде:

“4 ноябрдә Халык бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез. Бу Россия тарихындагы героик вакыйгаларны гәүдәләндерүче зур дәүләт күләм бәйрәм. Ул халкыбызның бердәмлеккә, тынычлыкка омтылыш символы. Бүгенге көндә дә дәүләтебезне ныгытуда, икътисадны үстерүдә  бердәмлек зарур.

6 ноябрь–Татарстан Республикасы Конститутциясе кабул ителгән көн. Бу төп документыбыз республикада сәяси тотрыклылыкны ныгытуда, социаль-икътисадый үсешкә этәргеч бирүдә бәяләп бетергесез зур роль уйнады. Күпмилләтле халкыбызны тагын да ныграк берләштерде, киләчәккә өметләрне ныгытты.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне бу олы бәйрәмнәребез белән кайнар котлыйм. Якты, матур, мул киләчәк телим”,–диелгән котлау сүзендә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International