Балык Бистәсендә балалар арасында туризм буенча ярышлар узды

2015 елның 14 ноябре, шимбә
Яшь туристлар ярышты
Узган атнада  «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!» Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге 6-10 сыйныф  укучылары арасында туризм ярышы үткәрде. 
 
Ярышны Шумково авылы янәшәсендә балаларга белем бирү сәламәтләндеру  үзәге тренеры Хәйдәр Зыятдинов оештырды.
 
Беренче урынны Балыклы Чүкәй мәктәбе командасы (тренер Хәйдәр Зыятдинов) алды. Икенче, өченче урыннарны Корноухово мәктәбе (тренер Рәис Халилов) һәм балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге яшь туристлары бүлештеләр.              
Жиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International