Балык Бистәсе районы "Гәләветдинов" хуҗалыгында быел яшелчә яхшы уңган

2015 елның 14 ноябре, шимбә
Аларда   яшелчә уңган быел
Без укучыларыбызга Керәшен Казысы авылы янәшәсендә 50 гектарда яшелчә үстерүләре хакында хәбәр иткән идек инде. 
 
Гәләветдинов хуҗалыгы җитәкчеләренең әйтүләренә караганда уңышы да куанычлы булган.Кишер,чөгендер,шалкан, суганның бер өлешен чистартып саклагычка тутырып куйганнар.Яшелчә белән алар шәһәр ярминкәләрендә дә бик еш сату итәләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International