Күңелле итеп үткәрелгән уңыш бәйрәме!

2015 елның 8 ноябре, якшәмбе
2015 елның 30 октябрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Акчарлак" социаль приютында  уңыш бәйрәме узды. Балаларга көзге бәйрәм - бу бик зур сөенеч, елмаю, көз турында белергә ярдәм итү. Көзнең моңсулыгына карамастан, балалар кебек, беркем дә, аяк астындагы төрле төстәге яфракларга һәм яңгырга сөенеп бетә алмый. Бәйрәм кичәсендэ балалар әйлән-бәйлән әйләнделәр, көз турында җырлар җырладылар, күңелле уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмнең хуҗасы Көз белән балалар күлдәвек аша сикерделәр һәм тылсымлы кулчатыр астында качып йөрделәр, узыша-узыша уңыш җыйдылар, көзге табышмаклар чиштеләр. "Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп, кечкенә балалар үзләрнең сәләтләре белән сокландырдылар. Шунда ук "Алтын көз" күргәзмәсе оештырылган иде. Балаларның ясаган эшләре күпкырлы һәм олы хөрмәткә лаек!!! Көзге балда районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы да катнашты.
Бәйрәм бик күңелле узды!!!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International