Әнисә Гарипова һәр сыердан 11 килограмм сөт сава

2015 елның 31 октябре, шимбә
“Востокзернопродукт” хуҗалыгының Түбән Тегермәнлек авылы фермасында әле шушы көннәрдә генә капиталь ремонтан соң бер бина файдалануга тапшырылды.
Савым сыерлары тору өчен анда бөтен уңай шартлар булдырылган. Янәшәдә тагын бер бинага капиталь ремонт үткәрелә. Шушы хуҗалыкта 30 елга якын  сыер савучы булып эшләүче Әнисә Гәзизова: “Яңа бинада якты, җылы, иркен булуына һәм терлекчеләр өчен уңай шартлар тудырылуына нык сөенәбез. Киләчәктә бу ферманың мул савым үзәге  булачагына шигем юк”,–ди ул.  Әнисә бу көннәрдә һәр сыердан 11 килограмм сөт сава.  Хезмәттәшләре арасында абруе, дан–шөһрәте бар. 
 
Идрис Аметов.
 
Автор фотосы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International