Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев районыбызның барлык автотранспортчыларына үз котлавын юллады.
Анда мондый юллар бар: “Районыбызның икътисадый үсешенә сез зур өлеш кертәсез . Һәр туган яңа көннең уңышлы тәмамлануы да сезнең олы, тырыш хезмәтегезгә бәйле. Бүгенге тормышыбызның кайсы тармагын гына алмыйк, аларның берсен дә автотранспортчылардан башка күз алдына китереп булмый. Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелемнән котлыйм, һәрберегезгә саулык-сәламәтлек телим. Йөргән юлларыгыз хәвеф-хәтәрсез, уңышлы булсын!” диелгән котлаунамәдә.