Район автотранспорт предприятиесе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен күркәм күрсәткечләр белән каршылыйлар.
Предприятие җитәкчеләренең әйтүләренә караганда, район кешеләре хәзер шәһәргә автобус белән йөрүне үз итәләр. Бу елның 9 аенда алар 94,4 мең пассажир ташыганнар. Бу сан узган елдагыдан 14 меңгә күбрәк.