Ислам Әхмәтшин машина төзеклеген тавышыннан таный

2015 елның 31 октябре, шимбә

“Юллар, юллар, авыр булса булсын, тик соңгысы гына булмасын”. Руль артында утырган һәрбер кешегә әнә шундый теләкләр генә телисе килә.

Машинада көннәр буе чакрымнарны санау җиңел хезмәтләрдән түгел. Җаваплылык, тиешле белем, аеруча зур игътибарлык сорый бу һөнәр.

Әлеге язмам Балык Бистәсе районында яшәүче Ислам Әхмәтшин турында. Техникага булган мәхәббәт аңа әтисеннән күчкәндер. “Әти сугышта танк йөрткән. Аннан кайткач тракторда, комбайнда эшләде. Хәзер дә хәтеремдә 1966 еллар. Без абый белән аңа ияреп йөри идек.  Техниканы шул чаклардан ук белеп үстек”,- ди ул. Ислам абый Ямаш авылында туган. Ямаш, Юлсубино аннан Балык Бистәсе урта мәктәбендә белем алган. Мәктәптән үк  автомобиль йөртү дәресләрен өйрәнеп, таныклык алган.

Техникага булган кызыксынуы аны “Сельхозтехника” оешмасына алып килә. Ислам абый биредә слесарь булып эшкә урнаша. Ә үзе һаман машина йөртү турында хыяллана. Ишек алдында тезелеп киткән техникаларга кызыгып карый. Бер ай эшләгәннән соң автотранспорт буенча җитәкче урынбасары Марс Шәмиевтән машина бирүләрен сорый. ГАЗ-51 машинасын йөртергә тәкъдим итәләр аңа. Ул аның белән оешмага ягулык ташый. Хыяллары тормышка ашкан бер мәлдә егетне армия сафларына чакыралар. Хезмәт итеп кайткач, ул яңадан әлеге оешмага эшкә килә. Эш башлап җибәрүе бер дә авыр булмый. Биредә эшләгән ике абыйсы да аңа терәк, ярдәче булалар. Ислам Әхмәтшинга ГАЗ-53 машинасын ышанып тапшырганнар. Солтан авылының “50 лет Октября” колхозында урып-җыю эшләрендә актив катнаша. Аның тырышлыгын күреп тагын да көчле, уңайлы ЗИЛ-130 маркалы машинаны бирәләр. Җитәкчеләр ялгышмый, ул чыннан да тырыш, максатчан, ышанычны аклаучы хезмәт кешесе. 1983 елны урып-җыю эшләрендә катнашып район буенча икенче урынны ала. Район биләмәсендә генә түгел, машина белән күрше районнарга да эшкә барырга туры килә аңа. Олы юлга чыкканда тормыш иптәше Наилә апа бар нәрсәне дә әзерләп, хәерле юл теләп кала торган була. 2001 елда аны Буа районына шикәр чөгендере ташу эшенә җибәрәләр. Егет кеше монда да сынатмый. Татарстан буенча икенче урынны алып кайта.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотосы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International