Марат Әхмәтов Татарстанның эшмәкәр-фермерлары белән очраша

2015 елның 31 октябре, шимбә
2015 елның 29 октябрендә Казанда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очраша.
Эшмәкәрләр министр белән чишелеш таләп ителә торган проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар. Очрашуны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов оештыра. Бизнес вәкилләре очрашуда катнашу өчен 26 октябрьгә кадәр теркәлә алалар.
 
Марат Әхмәтовка сорау бирер өчен эшмәкәрләргә бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яки RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтасы буенча гариза җибәрергә кирәк.
 
“Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты даими режимда 2014 елның ахырыннан эшләп килә. Шул вакыт эчендә 16 очрашу оештырылды. Бизнес вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэре Илсур Метшин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Александр Груничев (ФАС РТ), Марина Патяшина (Роспотребнадзор РТ), Артем Сидоров (Минэкология РТ) һәм башкалар белән очраштылар. Проект ярдәме белән бизнес вәкилләренең дистәләгән проблемасы хәл ителде.
 
Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкиле: “Авыл хуҗалыгы министрына фермерларның гына түгел, ә бәлки агропромышленность секторындагы башка компанияләрнең һәм азык-төлек тармагы вәкилләренең сораулары шактый күп. Без бу очрашуга крестьян-фермер хуҗалыгы, эшкәртү компанияләре, сәүдә челтәре, агропромышленность комплексының эре предприятиеләре вәкилләрен чакырдык. Максатыбыз бизнес проблемаларын уртага салып сөйләшү һәм оператив карарлар кабул итү. Мин барлык эшмәкәрләрне очрашуда катнашырга һәм үз сорауларын бирергә чакырам”.
 
Очрашуда катнашу өчен теркәлергә, проект координаты белән элемтәгә керергә һәм соравыгызны бирергә кирәк. Телефон: 8(843) 203-44-17
 
Фото редакция архивыннан алынды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International