Шушы көннәрдә генә республика авыл хуҗалыгы министрлыгы карары белән Татарстан Республикасы “дәүләт техник күзәтчелеге” идарәсе башлыгы Радик Зиятдинов җитәкчелегендәге комиссия бу маршрутлар буенча кабат юлга чыктылар. Алдагы еллардан үзгә буларак быел һәр хуҗалыкта эшкә җитди карар сизелә. Кыр эшләрендә катнашкан комбайн, агрегатлар чистартып юылып, кайбер узелларны майлап, кышка калдырырга ярамаганын салдырып, тәгәрмәчләрен буяп тигез сафка тезеп куйганнар. Комисииядәгеләрнең дә бу хәлгә күңелләре күтәрелгәндәй булды. Чөнки бу чаралар авыл хуҗалыгы техниксының гомерен озайту максатыннан эшләнә.
Техника агрегатның яңалары һәм аларга запас часть бәяләре елның елында артып торуы һәркемгә мәгълүм. Абруйлы комиссиягә барлык хуҗалыкларда да эшнең көйле баруы ошады. Күп кенә машина трактор паркларында техника агрегатларны төзекләндерүче махсус бригадалар төзегәннәр. Комиссия дә аларның эшеннән канәгать калды.