Авылга ямь өстәлә
Районыбызда бүген уңышлы гына эшләүче “Кулон-Агро” хуҗалыгы мул продукция җитештерүдә генә түгел, авылларны ямьләндерү буенча да нәтиҗәле эшли.
Шушы көннәрдә генә алар тарафыннан хуҗалыкның машина-трактор паркы янәшәсендә буш яткан җирләргә һәм буа тирәсенә ике меңнән артык төрле агач үсентеләре утыртылган. Авыл кешеләре өчен менә дигән ял урыннары булачак алар.