Көз ае җиттеме, бик күпләр юлдагы бозлавык, кар көртләренә борчыла башлый.
Районыбыз биләмәсендәге асфальт юлларга хезмәт күрсәтүче “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Балык Бистәсе ДРСУ коллективы бу яктан борчылырга юл калдырмаган. Алар көз, кыш айларында район эчендәге юлларга сибү өчен 5900 тонна тозлы ком катнашмасы әзерләп куйганнар. Район юлларында быел 14 берәмлек техника эшләячәк.