Авыл хуҗалыгында туңга сөрү кебек мөһим чара тәмамлану алдында тора.
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген хуҗалыкларда 51 мең гектардан артык җир мәйданы туңга сөрелгән. Бу эшне районның иң күп җир билүчеләреннән исәпләнгән “Кулон-Агро”, “Кама”, “Азык-төлек корпорациясе”, “Логос” хуҗалыклары аеруча уңышлы төстә башкаралар.