2015 елның 29 октябрь көнне Масловка авылында яшәүче тыл ветераны Анна Евгений кызы Клементьева 90-яшьлек юбилиен каршы алды. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы рәисе исеменнән хөрмәтле юбилярны олы бәйрәме белән район башлык урынбасары Илнур Гәлим улы Ибраһимов һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Кәмил кызы Вафина котладылар. .