Балык Бистәсе районында быел бер миллиард сумнан артык бәядә үз товарларын җитештергәннәр

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Районда бу елның 9 аенда бер миллиард сумнан артык бәядә үз товарыбызны җитештергәннәр. Бу узган елдагыдан 127 процентка артык.

Авыл хуҗалыгы продукты җитештерүчеләр арасында бүген “Кулон”, “Солтан”, “Логос” хуҗалыклары лидерлык итә. Үз районыбызда җитештерелгән сөт-май белән бергә бәрәңге, көнбагыш, рапс, кукурузга да сорау нык арткан. Белгечләр исә читтән кертелгән продуктларга караганда безнекеләрнең сыйфатлырак икәнен искәртәләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International